Казанның Үзәк стадионында 1 нче һәм 2 нче сентябрь көннәрендә хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-при сериясе этабы узачак. Россия җыелма командасыннан гамәлдәге Европа чемпионкалары инде әзерлек эшләрен башладылар – 20 нче августта Андрей Кузин командасы Новогорскта өйрәнүләргә җыелды.
Баш тренер сүзләренчә, Татарстан башкаласына команда 30 нчы августта киләчәк. “Казанның Үзәк стадионын инде без күптәннән беләбез, анда уйныйбыз, шуңа күрә өстәмә әзерлек таләп ителми. Барысы да һәрвакыттагыча булачак: барлык турнирларга да без стартка бер көн кала киләбез, команда белән капитан шөгыльләнә торган капитан тренировкасын уздырабыз”, - дип белдерде Кузин. Остаз шулай ук таныш Казан мәйданының Россия командасы өчен әллә ни өстенлеге юк дип белдерде. “Без анда бары тик өч көн уйныйбыз, шуңа күрә әллә нинди глобаль өстенлек турында әйтеп булмый. Безнең көчле ягыбыз өй трибуналары булса гына инде – тамашачылар күп килеп, безне алга әйдәп, көч биреп торсалар, командага уйнау һәм нәтиҗәләр күрсәтү җиңелрәк булачак, билгеле, - диде ул.
Европа чемпионатының Франциянең Маркусси шәһәрендә узган беренче этабында Россия кызлары финалда ярышлар хуҗаларына отылдылар. Хәзер исә титулларын саклап калу өчен аларга Казанда җиңү кирәк. “Финалда тамашачылар француз кызларын, алар үзләрендә уйнаганлыктан, алга әйдәп тордылар. Безгә бер дә җиңел булмады, көндәшләр көчле иде. Алар соңгы еллардабик алга киттеләр - бу сезонның Дөнья кубогында Франция икенче урынны алды. Безнең командага бераз гына уңыш җитеп бетмәде. Кызлар бик тырыштылар, мин аларга шелтә белдерә алмыйм. Безнең спорт төре бик четерекле: туп берничә тапкыр кырыйга сикерде, судья көндәшләр ясаган хатаны күрми калды – матч ычкынды дигән сүз. Казанда без матур уен күрсәтергә һәм җиңәргә телибез”,- дип белдерде Андрей Кузин.