Татарстан башкаласында хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-при сериясенең Казан этабында беренче матчлар узды: беренче уен көненең иртәнге сессиясеннән соң ук плей-оффка чыккан беренче командалар билгеле булды. Төркемнәрнең берсендә исә әле көрәш дәвам итә, ә чираттагы раундның бер юлламасына берьюлы өч команда дәгъва белдерә.
Беренче уен көненең иртәнге сессиясен Франция һәм Германия җыелма командалары арасындагы уен ачып җибәрде. Француз кызлары Европа сезоны лидерлары булып торалар, әмма баш тренерлары Давид Кортей сүзләренчә, Казанга эксперименталь рәвештә яңа составта килгәннәр. Бу аларга төркемдә ышанычлы уйный башларга бер дә комачауламады, алар немец кызларын 22:0 исәбе белән оттылар, икенче турда шулай ук ышанычлы рәвештә Испания командасын да җиңделәр (17:5). Әлеге өч җыелма команда белән берлектә А төркемендә Испания (12:0) һәм Германия (40:0) командаларына каршы уеннарда бернинди кыенлык та тоймаган Бельгия командасы да чыгыш ясый. Шулай итеп, француз һәм бельгияле регбичы кызлар Казан этабының плей-оффына вакытыннан алда чыктылар, ә беренче көннең кичке сессиясендә күзгә-күз очрашу исә бу командаларның төркемдә нәтиҗәдәге урыннарын гына билгеләячәк.
С литерындагы квартетта көтмәгәндә Польша җыелма командасы сыйфатындагы яңа лидер ачыкланды – бу команда Ирландия (17:14) һәм Англия (24:14) командаларын рәттән җиңеп, турнирның чираттагы раундында үзенә урын броньлап куйды. Ирландия һәм Англия перспективалары хәзер Италия җылма командасы белән очрашуга бәйле: Ирландия кызлары италиялеләрне 12:7 исәбе белән оттылар, ә Англия кызлары Аппенин ярымутравы вәкилләре белән уртак исәпкә уйнадылар (17:17). Ике турдан соң бу төркемдә плей-оффка икенче юллама әле һаман да вакантлы булып кала бирә, бу исә тамашачыларга төркем этабы финишында кискен ярыш вәгъдә итә.
Россия җыелма командасы Португалия, Шотландия һәм Уэльс командалары белән берлектә В төркеменә эләкте: Европаның гамәлдәге чемпионнары уенны Португалиядән булган көндәшләренә каршы башладылар. Командалар классында аерма бик зур иде һәм ул уен кырында да, таблода да үз чагылышын Россия кызлары файдасына 38:0 исәбендә күрсәтте. Казанның Үзәк стадионы трибуналары мондый нәтиҗәдән бик канәгать калдылар, билгеле. Шушы ук төркемнең параллель матчында Шотландия һәм Уэльс командалары ярышты: уңай нәтиҗәгә ирешер өен Шотландия кызлары нык тырыштылар. Икенче турда Уэльс командасы Португалияне отты (26:12), ә Россия кызлары тагын искиткеч уңыш - 47:0 исәбе белән Шотландия командасын җиңүгә ирештеләр. Андрей Кузин шәкертләре шулай итеп Европа чемпионатының Казан этабында плей-оффка юллама оттылар.