Казанда хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-При сериясе этабының төркем этабы төгәлләнде

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Европа чемпионатының Казан этабының беренче уен көне төгәлләнде – кичке сессия матчларыннан соң турнирның плей-оффында катнашачак барлык командалар да ачыкланды. Англия җыелма командасының дүртенче урында калуы көтелмәгән хәл булды – Европаның иң титуллы командасы ярышларның чираттагы әйләнешенә чыга алмады.

А төркемендә беренче урын өчен Франция һәм Бельгия командалары көрәште: Европа сезоны лидерларының тәҗрибәсе үзен сиздерде һәм француз кызлары өч балл аерма белән оттылар (17:14). Бу квартетта өченче баскычка менү хокукын испаниялеләр һәм немец кызлары дәгъвалый иде – Пиреней ярымутравыннан булган команда Германиягә 26 очко атып, җиңүгә иреште. Шулай итеп, төркемдә Франция җиңеп чыкты, икенче урынны бельгиялеләр алды. Өченче һәм дүртенче позицияләрдә Испания һәм Германия җыелма командалары тора.

C төркемендә Ирландия һәм Англия җылма командалары арасындагы матчта бернинди дә интрига булмады – Европаның иң титуллы командасы булып торучы Англия кызлары 0:27 исәбе белән отылдылар. Параллель уенда көтмәгәндә төркем лидерын италиялеләр җиңделәр һәм плей-оффка бара торган көймәгә сикерделәр, әмма аларга хәзер киләсе уенда Европа чемпионнары булган Россия кызлары белән уйнарга туры киләчәк. Төркем этабыннан соң С квартетында ике төркем хакимлек итә: Польша һәм Ирландия 7 шәр очко җыйдылар һәм беренче һәм икенче урында торалар. Италия кызлары өченче, англиялеләр соңгы урында калдылар.

Уен көнен Россия җыелма командасы да чыгыш ясый торган В төркеме матчлары төгәлләде. Өченче турга Андрей Кузин шәкертләре плей-оффка юллама алганнар иде инде, әмма тынычланырга уйлап та карамадылар – Уэльс җыелма командасын 41:7 исәбе белән отулары моңа дәлил булып тора. Шотландия командасы Португалия командасын отты һәм төркемдә икенче урынны алды. Бу төркемнән плей-оффка Россия командасыннан тыш Шотландия һәм Уэльс җыелма командалары чыктылар, ә Португалия командасы медальләр өчен ярыштан төшеп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International