Хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-при сериясенең Казан этабының йомгаклау көне әллә ни зур сенсацияләр китермәде - финалда Россияне дә, Францияне дә көтәләр иде инде. Командалар җанатарларның көткәннәрен акладылар: Россия кызлары Франциядә булган уңышсызлыклары өчен үчен кайтардылар, француз кызлары да алда булган уңышларын кабатларга тырыштылар.
Үзләренең чирекфиналларын беренчеләрдән булып турнирның төп фаворитлары – Франция җыелма командасы 31:0 исәбе белән, Россия кызлары исә Италия кызларына бернинди шанс калдырмыйча (37:0) исәбе белән оттылар. Ярымфиналга шулай ук Польша һәм Шотландия командалары да чыкты – беренчеләре Бельгияне отсалар (22:12), икенчеләре исә Ирландиягә каршы уенда бары тик ике балл өстенлек белән генә (17:15) җиңә алдылар. Шулай итеп, әлеге командалар ярымфинал парларын тәшкил итәләр: Франция – Шотландия һәм Россия – Польша. Кызыксындыру раундында Англия җыелма командасы беренче җиңүенә иреште: регбичы кызар төркем этабын уңышлы уза алмасалар да, аннан соң үзләрен кулга алып, Португалия командасын тар-мар иттеләр (57:0). Тагын бер матчта Уэльс һәм Германия командалары ярышты – Уэльс командасы бу уенда җиңеп чыкты (40:7).
Көндезге сессияне Испания һәм Ирландия командалары ачты, ике команда да инде медальләр өчен көрәшне туктаткан булсалар да, очрашу спорт азартын югалтмады. Ирландия җыелма командасы бу дуэльдән җиңүче булып чыкты. Чирекфиналда уңышсыз чыгыш ясаучылар көрәшендә Италия һәм Бельгия кызлары очрашты, Италия башта алгы чыккан булса, көндәшләре аларны куып тота алдылар. Икенче таймда Италия командасы кабат очколарын арттырды, матч бетәргә бер минут кала инде җиңүләре көн кебек ачык иде – турнирның бишенче урынына дәгъва белдерүче Италия кызлары 17:7 исәбе белән оттылар.
Беренче ярымфиналда Франция һәм Шотландия бик хәтәр уен күрсәттеләр: фаворитлар хокукында француз кызлары алга чаптылар, әмма матч ахырында Шотландия кызлары бик нык тырышлык күрсәтеп, инде төп вакыт беткәннән соң һөҗүм иттеләр. Командалар арасындагы аерма бары ик ике очкога тигез иде һәм очрашуның овертаймга күчү ихтималы зур булды. Әмма Шотландия кызлары кирәкле ике очконы таба алмадылар һәм Франция Европа чемпионатының Казан этабының беренче финалисты булды. Финалга икенче юлламаны Россия кызлары бер кыенлыксыз алдылар – Польша җыелма командасына каршы ярымфинал уенын алар кыенлыксыз уздылар һәм исәп 39:0 иде. 11 нче урын өчен матчта Германия җыелма командасы Португалия командасын коры исәпкә отты һәм турнирдагы беренче җиңүенә иреште. Нәтиҗәдә тугызынчы позиция Англия командасына каршы уенда 12:5 исәбе белән җиңгән Уэльс җыелма командасына эләкте.