Казанда хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-при сериясе этабы төгәлләнде: турнирның алтын медальләрен җанатарлар ярдәмендә Россия җыелма командасы алды. Франция командасы Россия кызларына финалда биреште һәм этап “көмеше” белән канәгатьләнде, өченче урынны Шотландия җыелма командасы алды.
Европа Гран-при сериясенең Казан этабында хәлиткеч матчлар җиденче урын өчен уеннан башланып китте – уен Испания һәм Бельгия җыелма командалары арасында бары. Икенче тайм уртасына командалар бер-берләренең исәп зоналарына берәр генә һөҗүм ясап өлгерделәр, әмма бельгиялеләр тагын бер нәтиҗәле һөҗүмнән соң командаларын алга чыгара алдылар. Бельгия җыелма командасы өчен этапта җиденче урын бер дә начар түгел – финал сыбызгысын регбичы кызлар шатлыкты күз яшьләре белән алкышладылар. Бишенче урын өчен Ирландия һәм Италия җыелма командалары уйнады. Матчта исәпне Италия кызлары ачып җибәрделәр, әмма ирландиялеләр тиздән уен барышын үзләре файдасына борып җибәрделәр һәм өстенлеккә ирештеләр. Нәтиҗәдә Ирландия җыелма командасы 10 очко өстенлек белән җиңүгә иреште һәм Казан этабының иң яхшы биш командасы арасына керде, ә Италия алтынчы урынга калды.
“Бронза” уен өчен Польша һәм Шотландия ярышты: Казан трибуналары ике команданы да җылы каршы алдылар, әмма поляк кызларына караш җылырак булды кебек. Бу аларга нык ярдәм итте, матчның беренче минутларыннан ук алар алга киттеләр. Берничә минуттан Шотландия җыелма командасы җавап һөҗүмен ясады һәм уңышлы башкарылган һөҗүм команданы алга алып китте. Икенче таймда Шотландия командасы тагын да алгарак китте, әмма поляк кызлары шунда ук җавап бирделәр. Уен бетәргә ярты минут кала Шотландия командасы тагын бер һөҗүме белән уенга үз файдасына нокта куйды.
Европа чемпионатының Казан этабында Россия – Франция командалары арасындагы уен торт өстендәге чия ролен уйнады. Матчның беренче минутыннан ук Россия командасы капитаны Алена Михальцова ике көндәше арасыннан сикереп үтеп, уен хуҗаларына беренче уңышлы нәтиҗәне китерде. Россия кызлары уенга бик җаваплы карадылар, бу хәтта трибуналардан да күренеп тора иде. Икенче таймда уен хуҗалары темпны киметергә уйлап та карамадылар, бик тиздән таблода 0:34 саннары күренде. Уенның соңгы секундларында француз кызлары хәлне бераз үзгәртергә тырышып карадылар, әмма бу Россия командасының ышанычлы җиңүенә комачау итмәде. Андрей Кузин шәкертләре “алтын” медальгә ия булдылар.