Митчелл Ларкин: “Медальгә ия булган очракта да син алга барырга, үсәргә тиешсең”

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Йөзү буенча 2018 елдагы FINA дөнья кубогының Казанда 7-9 нчы сентябрь көннәрендә узачак беренче этабы алдыннан Казанның спорт мәктәпләрендә белем алучы балалар өчен тагын бер мастер-класс удырылды. Аны Митчелл Ларкин – Олимпия уеннарының ике тапкыр призеры һәм күп тапкырлар дөнья чемпионы (бу дәрәҗәгә ул 2015 елда Казанда узган дөнья чемпионатында лаек булды) уздырды.

“Мондый дәресләр яшь спортчылар өчен бик әһәмиятле. Тәҗрибәле спортчылар минем белән йөзү серләрен уртаклашкан чакта бу минем өчен гаять тә мөһим була торган иде. Хәзер исә үз тәҗрибәмне башкалар белән уртаклаша алуыма шатмын”, - дип белдерде Митчелл мастер-класстан соң узган автограф-сессия вакытында. Ул яшь спортчылар белән аралашып, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. “Минем өчен иң кыйммәтле медаль ул, мөгаен, Рио-де-Жанейрода алганыдыр, аннан соң биредә, Казанда узган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында алган медальләрем дә бик кадерле. Әмма мин медаль – бик шәп нәрсә, әмма ул синең кем икәнлегеңне билгеләми дип әйтер идем. Хәтта аны алган очракта да син алга барырга, үсәргә тиешсең”, - дип белдерде ул.

Митчелл Австралиядә үскән, анда исә йөзү спорт төре бик популяр. “Австралия су уртасында утыра, безнең илдәгеләр ял көннәрен бик еш кына пляжларда уздыралар. Бәлки шуңадыр, мин йөзүне кечкенәдән яраттым. Сидней Олимпия уеннарын кабул иткән чакта бу мине бик тәэсирләндерде һәм мин әниемә Олимпия чемпионы буласым килә дип белдердем. 14 яшьлек чагымда тренер миндә талант барлыгын сизеп алды һәм тырышлык куйган очракта аны үстереп буласын белдерде”, - дип сөйләде спортчы.

Ул инде бик тиздән бөтен дөньядан 200ләп иң яхшы йөзүчене үзенә җыйган турнирда чыгыш ясаячак. 23 ил вәкилләре заявкалар биргәннәр инде. Алар арасында көчле спортчылар Катинка Хоссу (Венгрия), Сара Шёстрём (Швеция), Чад Ле Кло (КАР), Юлия Ефимова, Владимир Морозов, Антон Чупков, Кирилл Пригода (Рәсәй) һәм башкалар бар.

Казан Йөзү буенча Дөнья кубогы этабын беренче тапкыр кабул итә. Бу дәрәҗәле турнир FINA халыкара йөзү федерациясе тарафыннан ел саен уздырыла. Ярышлар 3 кластерга бүленгән 7 этаптан тора. Казанда, Дохада узачак этаплар беренче кластерга керәләр, икенче кластерда Эйндховендагы һәм Будапешттагы ярышлар, өченчесенә – Пекин, Токио һәм Сингапурдагы ярышлар керәчәк. Беренче кластердагы ярышлар 50 метрлы бассейнда узачаклар һәм аларда медальләрнең программаның индивидуаль төрләрендә – 32, эстафеталарда 2 комплекты уйнатылачак. Икенче һәм өченче кластерлар үз эченә 25 метрлы бассейнда узачак ярышларны ала, аларда индивидуаль дистанцияләрдә медальләрнең – 34, эстафеталарда 2 комплекты уйнатылачак. Спортчыларга дистанцияләрне чикләнмәгән күләмдә узу мөмкинлеге бирелгән, әмма шулардан бары тик өч иң яхшы нәтиҗә генә рейтинг очколарына санала.

Ярышларга билетларны «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО сайтында онлайн-режимда алырга була. Ярышлар уздырыла торган көннәрдә билетлар шулай ук Су спорт төрләре сарае кассаларында да булачак. Билет бәяләре 200 сумнан 300 сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International