Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабының беренче ярышлар көнендә турнирның беренче рекорды куелды.
Россия җыелма командасы исәбенә беренче алтынны Ярослав Потапов китерде, ул ирекле стиль белән 400 метрга йөзү ярышында беренче килде. Узган Олимпия уеннарында ул 1500 метрга йөзүдә катнашкан иде, әмма хәзер кыскарак дистанцияләрдә дә җиңә алуын күрсәтте.
“Старт алдыннан бик дулкынландым, хәтта башым авырта башлады. Яхшы итеп чыгыш ясый алмам дип курыктым. Әмма дистанция ахырында әле көчем җитәрлек икәнлеген тойдым. Барысы да яхшы килеп чыкты”, – диде Потапов.
Ир-атлар, ирекле стиль белән 400 метр
1. Ярослав Потапов, Россия – 3:54.78
2. У Юйхан, Кытай – 3:55.13
3. Даниель Дудаш, Венгрия – 3:55.38
Австралия йөзүчесе Митчелл Ларкин аркада 200 метрга йөзү ярышында көндәшләренә бер шанс та калдырмады, зур аерма белән җиңеп чыкты, әмма аның көндәшләре Олимпия чемпионы белән янәшә йөзүдән зур тәҗрибә алганнардыр.
“Янәшәдә Ларкин кебек көчле спортчының йөзүе бик нык стимуллаштыра. Беренче этап авыр бирелә. Дистанциянең икенче яртысында әле минем барысы да теләгәнчә килеп чыкмый. Вакытыма килгәндә, уртача дип әйтик. Үсәргә җирлек зур әле”, – дип белдерде көмеш медаль иясе булган Россия йөзүчесе Дмитрий Мальцев.
Ир-атлар, аркада 200 метр
1. Митчелл Ларкин, Австралия – 1:57.23
2. Дмитрий Мальцев, Россия – 2:00.78
3. Максим Третьяков, Россия – 2:02.78
Владимир Морозовны Су спорт төрләре сараенда җанатарлар алкышлап каршы алдылар. Йөзеп чыкканнан соң инде Дөнья кубогының яңа рекордчысын яшь фанатлары әйләндереп алдылар. Ул Дөнья кубогының яңа рекордын куйды – 21.49. Мондый чыгыштан соң спортчы шатлык хисләрен яшерә алмады инде, билгеле.
“Бик шатмын. Бу минем өчен иң яхшы нәтиҗә дип әйтергә дә була. Сезон башында ук, әле җитмәсә үебездә җиңү бик шатлыклы хәл. Россиягә кайтканыма әле 3 кенә көн, әмма стартлар вакытында бу хакта уйламыйсың”, – диде Морозов.
Ир-атлар, ирекле стиль белән 50 метр
1. Владимир Морозов, Россия – 21.49
2. Майкл Эндрю, АКШ – 21.99
3. Андрей Говоров, Украина – 22.03
Дөнья чемпионы Антон Чупков исә җанатарларны дулкынланырга мәҗбүр итте. 50 метрдан соң ул әле үз дистанциясендә өченче булып бара иде, әмма дистанциянең икенче яртысында спортчы алдырып китте һәм җиңеп чыкты.
“Гадәттәгечә, мин башта ук лидер булмыйм, аннан соң алдырам. Бу этап өчен нәтиҗәмне яхшы дип бәялим”, – диде Чупков.
Ир-атлар, брасс белән 100 метр
1. Антон Чупков, Россия – 59.53
2. Фелипе Лима, Бразилия – 59.73
3. Арно Камминга, Нидерланд – 59.99
Баттерфляй белән 100 метрга йөзү ярышында гаҗәеп кызыклы көрәш күзәтелде. Америкалы Майкл Эндрю күп тапкырлар чемпион булган Чад леКлоны узып китте, Чад ле Кло исә икенче урынны Россияле Егор Куимов белән бүлеште. Ике спортчы да бер үк вакытны күрсәттеләр.
“Чад ле Кло белән бер үк вакытта килүемә шатмын. Бу инде, зур булмаса да, уңыш”, - ди Куимов.
Ир-атлар, баттерфляй белән 100 метр
1. Майкл Эндрю, АКШ – 51.96
2. Чад ле Кло, КАР – 52.00
2. Егор Куимов, Россия – 52.00
Хошсуның ике “алтыны”, Шестрем рекорды һәм Симонова җиңүе
Казанда Йөзү буенча дөнья кубогы этабының беренче ярышлар көне төгәлләнде. Ярышларның беренче көне хатын-кызлар арасында Венгрия йөзүчесе Катинка Хошсуның гаҗәеп уңышлы чыгышы белән истә калды.
Хошсу берьюлы өч медальгә ия булды – ике алтын, бер көмеш аның исәбендә. Шулай ук ул ирекле стиль белән 50 метрга йөзү ярышында җиденче урыны алды. Дөнья кубогының күп тапкырлар җиңүчесе булган спортчы тагын берәр титул өчен көрәшергә әзер. Россия кызларына ике бронза медаль алу насыйп булды. Мария Каменева һәм Лада Брагина – бронза медаль ияләре.
Хатын-кызлар, ирекле стиль белән 400 метр
1. Катинка Хошсу, Венгрия – 4:12.09
2. Жужанна Якабош, Венгрия – 4:14.70
3. Чаньчжэнь Чжоу, Кытай – 4:16.11
Хатын-кызлар, аркада 50 метр
1. Кира Туссан, Нидерланды – 28.18
2. Катинка Хошсу, Венгрия – 28.37
3. Мария Каменева, Россия – 28.38
Хатын-кызлар, баттерфляй белән 200 метр
1. Катинка Хошсу, Венгрия – 2:08.93
2. Жужанна Якабош, Венгрия – 2:09.13
3. Лада Брагина, Россия - 2:18.88
Швед спортчысы Сара Шестрем җиңеп кенә калмады, Дөнья кубогының яңа рекордын да куйды. Алда әле аның тагын берничә ярышта катнашасы бар.
“Европа чемпионатыннан соң ял да итә алмадым һәм шунлыктан Казанда үземнән нәрсә көтәргә икәнлеген белмәдем дә. Җиңеп чыгуыма шатмын. Алда әле берничә дистанция бар, аларны ничек үтәсемне белү үземә дә кызык”, – диде Шестрем.
Хатын-кызлар, ирекле стиль белән 50 метр
1. Сара Шестрем, Швеция – 23.83
2. Раноми Кромовидьойо, Нидерланд – 24.55
3. Фемке Хеемскерк, Нидерланд – 24.64
Россия җыелма командасына хатын-кызлар арасында беренче алтын медальне Виталина Симонова китерде. Кыз үзеннән мондый уңышны көтмәгән дә булган.
“Нәтиҗәмнән бик канәгать калдым. Үземнән мондый чыгышны көтмәгән дә идем. Европа чемпионаты кайбер сәбәпләр аркасында уңышсыз узган иде, мин Казанда болай яхшы чыгыш ясавыма бик шатмын. Болай булыр дип көтмәгән идем”, – диде Симонова.
Хатын-кызлар, брасс белән 200 метр
1. Виталина Симонова, Россия – 2:23.86
2. Дарья Чикунова, Россия – 2:25.29
3. Агне Селейкайте, Литва – 2:34.34