Казанда Йөзү буенча дөнья кубогы этабының беренче ярышлар көне төгәлләнде. Ярышларның беренче көне хатын-кызлар арасында Венгрия йөзүчесе Катинка Хошсуның гаҗәеп уңышлы чыгышы белән истә калды.
Хошсу берьюлы өч медальгә ия булды – ике алтын, бер көмеш аның исәбендә. Шулай ук ул ирекле стиль белән 50 метрга йөзү ярышында җиденче урыны алды. Дөнья кубогының күп тапкырлар җиңүчесе булган спортчы тагын берәр титул өчен көрәшергә әзер. Россия кызларына ике бронза медаль алу насыйп булды. Мария Каменева һәм Лада Брагина – бронза медаль ияләре.
Хатын-кызлар, ирекле стиль белән 400 метр
1. Катинка Хошсу, Венгрия – 4:12.09
2. Жужанна Якабош, Венгрия – 4:14.70
3. Чаньчжэнь Чжоу, Кытай – 4:16.11
Хатын-кызлар, аркада 50 метр
1. Кира Туссан, Нидерланды – 28.18
2. Катинка Хошсу, Венгрия – 28.37
3. Мария Каменева, Россия – 28.38
Хатын-кызлар, баттерфляй белән 200 метр
1. Катинка Хошсу, Венгрия – 2:08.93
2. Жужанна Якабош, Венгрия – 2:09.13
3. Лада Брагина, Россия – 2:18.88
Швед спортчысы Сара Шестрем җиңеп кенә калмады, Дөнья кубогының яңа рекордын да куйды. Алда әле аның тагын берничә ярышта катнашасы бар.
“Европа чемпионатыннан соң ял да итә алмадым һәм шунлыктан Казанда үземнән нәрсә көтәргә икәнлеген белмәдем дә. Җиңеп чыгуыма шатмын. Алда әле берничә дистанция бар, аларны ничек үтәсемне белү үземә дә кызык”, – диде Шестрем.
Хатын-кызлар, ирекле стиль белән 50 метр
1. Сара Шестрем, Швеция – 23.83
2. Раноми Кромовидьойо, Нидерланд – 24.55
3. Фемке Хеемскерк, Нидерланд – 24.64
Россия җыелма командасына хатын-кызлар арасында беренче алтын медальне Виталина Симонова китерде. Кыз үзеннән мондый уңышны көтмәгән дә булган.
“Нәтиҗәмнән бик канәгать калдым. Үземнән мондый чыгышны көтмәгән дә идем. Европа чемпионаты кайбер сәбәпләр аркасында уңышсыз узган иде, мин Казанда болай яхшы чыгыш ясавыма бик шатмын. Болай булыр дип көтмәгән идем”, – диде Симонова.
Хатын-кызлар, брасс белән 200 метр
1. Виталина Симонова, Россия – 2:23.86
2. Дарья Чикунова, Россия – 2:25.29
3. Агне Селейкайте, Литва – 2:34.34