Йөзү буенча дөнья лидерлары Казанда уза торган Дөнья кубогы этабында үз дәрәҗәләрен аклыйлар.
Венгрия йөзүчесе Катинка Хошсу Казанда Йөзү буенча дөнья кубогы этабында алдагы көнне алган өч медаленә өстәп тагын дүрт медаль алды. Бу юлы ул бер генә дистанциядә – комплекслы йөзү белән 400 метрга йөзүдә генә җиңсә дә, андагы түземлелек сокландыра. Швециядән Сара Шестрем ике алтын алган иде инде, хәзер аның Казандагы җиңүләре өчәү булды.
“Мин инде Дөнья кубокларында җиденче тапкыр чыгыш ясыйм. Йөзәргә яратам, күп йөзәм. Өйрәнүләрне бик яратам, әмма дөньядагы иң яхшы йөзүчеләр белән ярышуларга берсе дә җитми. Сентябрь аенда йөзүчеләр яхшы формада булып бетә алмыйлар, әмма Дөнья кубогында барыбер дә бик шәп. Казанны яратам, аның белән бәйле матур хатирәләрем бар. Бирегә кайтуыма шатмын”, – диде Хошсу.
Хатын-кызлар, комплекслы йөзү белән 400 метр
1. Катинка Хошсу, Венгрия – 4:37.82
2. Жужанна Якабош, Венгрия – 4:47.93
3. Ирина Кривоногова, Россия – 4:51.73
Хатын-кызлар, ирекле стиль белән 200 метр
1. Сара Шестрем, Швеция – 1:55.98
2. Фемке Хемскерк, Нидерланд – 1:56.89
3. Катинка Хошсу, Венгрия – 2:00.27
Хатын-кызлар, аркада 100 метр
1. Кира Туссен, Нидерланд – 59.80
2. Катинка Хошсу, Венгрия – 1:00.77
3. Татьяна Салкутян, Молдова – 1:01.66
Хатын-кызлар, баттерфляй белән 50 метр
1. Сара Шестрем, Швеция – 25.39
2. Раноми Кромовидьойо, Нидерланд – 26.09
3. Кимберли Бейс, Бельгия – 26.22
Күп тапкырлар дөнья чемпионкасы Юлия Ефимованың брасс белән 100 метрга йөзүен тамашачылар кызыксынып күзәттеләр. Турнир алдыннан ул тиешле формада түгеллеген әйткән иде, әмма яхшы чыгыш ясар өчн барысын да эшләргә ышандырды. Әйтте дә, эшләде дә. Кыз үзе исә аңа җиңәргә тамашачыларның көч биреп торулары ярдәм итте ди.
“Йөзүен җиңел йөздем, әмма техникамны тоймадым. Биредә рухи ярдәм шулкадәр көчле, җиңми мөмкин түгел. Вакыт күрсәткече бик яхшы. Әзерләнеп өлгермәсәң, яхшырак йөзәсең ахры, бәлки өйрәнүләрне киметергәдер?”, – дип шаяртты йөзеп чыкканнан соң Ефимова.
Хатын-кызлар, брасс белән 100 метр
1. Юлия Ефимова, Россия – 1:05.94
2. Виталина Симонова, Россия – 1:07.56
3. Дарья Чикунова, Россия – 1:07.68
4 тапкыр 100 метрга катнаш эстафета, ирекле стиль
1. Нидерланд җыелма командасы – 3:27.42
2. Россия җыелма командасы – 3:30.94
3. Венгрия җыелма командасы – 3:36.21