15 сентябрь көнне Казан шәһәрендә Бөтенроссия йөгерү көне «Милләтләр кроссы – 2018»узачак.
Россиянең спорт башкаласында трасса Кремль яр буе урамы буенча (Декабристлар урамы белән кисешкән урыннан Сәет Галиев урамы киселешенә кадәр) узачак.
Шул ук көнне Татарстан Республикасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга тарту һәм даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү максатыннан республика шәһәрләрендә һәм районнарында традицион рәвештә «Татарстан кроссы – 2018»республика массакүләм ярышлары уздырыла. Бөтен республика буенча йөгерешләр стартына мәктәп укучылары, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре чыгачак.
"Милләтләр кроссы " – Россия Федерациясе территориясендә катнашучылар саны һәм географик яктан колачлау буенча иң масштаблысы. Ярышларда төрле яшьтәге һәм төрле спорт әзерлекләре булган гражданнар катнаша ала. Спорт сөючеләр белән беррәттән стартка профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыга.
«Милләтләр кроссы» елдан-ел илебезнең спорт тормышында әһәмиятле вакыйга була бара. Быел Россия Федерациясенең 85 төбәге әлеге зур спорт чарасында катнашырга әзер булулары турында белдерде.
Казан шәһәрендә узышта теркәү Үзәк стадионда (Ташаяк ур., 2а) уза. Эш графигы-10 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр-иртәнге сәгать 10 нан 17:00 гә кадәр. Якынча гаризаны 8 (843) 292-07-87 – җиңел атлетика буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе телефоны буенча бирергә була.
Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында йөгерүгә теркәү буенча мәгълүматны муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларында алырга була.
Мандат комиссиясе узганда барлык катнашучылар да күкрәк номеры ала. Ярышларда катнашучылар мандат комиссиясенә түбәндәге документларны тапшыралар:
паспорт яки туу турында таныклык;
мәҗбүри медицина иминияте полисы;
табибны бирү турында белешмә.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар Россия Федерациясе Спорт министрлыгы кубоклары, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәкләр.
Казан шәһәрендә «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне үткәрелү сәбәпле, Кремль яр буе (Декабристлар урамыннан Сәид-Галиев урамына кадәр), Сәид Галиев, Кремль яр буе тыкрыгында Киров дамбасы, Кремль яр буе тыкрыгында (Кремль ярыннан Меңьеллык мәйданына кадәр) вакытлыча чикләнгән автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.