15 сентябрьдә Казан Бөтенроссия «Милләтләр кроссы»на кушылачак. Татарстан Республикасы башкаласында ярышлар Кремль яр буе урамы буенча Декабристлар урамыннан Сәид-Галиев урамына кадәр узачак. Моның белән бәйле рәвештә шәһәрнең үзәк урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Иртәнге 9дан башлап 14.00 сәгатькә кадәр Кремль яр буе урамы буенча (Декабристлар урамыннан Сәид-Галиев урамына кадәр, шулай ук Кремль яр буе урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Сәет Галиев урамы (Кремль яр буе урамы белән Кремль дамбасы юнәлешендә) транспорт хәрәкәте чикләнә, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.
Моннан тыш, Казанда «Милләт кроссы-2018» үткәрелгән көнне өч автобус маршрутларының хәрәкәт итү схемасы үзгәрәчәк: №22, 28а һәм 89. Үзгәрешләр вакытлыча, 8.00 дән 14.00 гә кадәр, бары тик Ирек мәйданы юнәлешендә Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Батурин урамы буенча хәрәкәт итәчәк, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.
«Милләтләр кроссы» бөтенроссия йөгерү көне ел саен үткәрелә һәм бу юлы спорт акциясенә 85 шәһәр кушылды. «Милләт кроссы-2018» программасына шулай ук махсус ГТО керде-2 км дистанциягә йөгерү; узган ел Татарстан Республикасы башкаласында 20,7 меңнән артык кеше катнашты.