Татарстанда «Милләтләр кроссы-2018» стартына 230 меңнән артык кеше чыкты

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

15 сентябрьдә Казан шәһәрендә һәм республиканың муниципаль берәмлекләрендә «Татарстан кроссы – 2018» республика массакүләм ярышлары һәм «Милләтләр кроссы – 2018» Бөтенроссия йөгерү көне узды.

Татарстан Республикасында җиңел атлетика ярышлары стартына 231 847 кеше чыкты.

Казанда йөгерүләр шәһәрнең үзәк урамында иртәдән үк старт алды. Трасса Кремль яр буе урамы буенча Декабристлар урамыннан Сәид-Галиев урамына кадәр узды.

Массакүләм йөгерештә 20 меңнән артык кеше катнашты, алар арасында мәгариф оешмалары һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре бар иде. 

Традиция буенча, һәвәскәрләр белән беррәттән стартка спортчылар-профессионаллар һәм спорт ветераннары да чыкты.

«Хәзер Татарстан халкы бик күп ял көннәрен башкалада уздыра, шуңа күрә туристлык һәм спорт казаны турындагы молва киңәя һәм киңәя бара. Бүген бөтен Татарстан, Бөтен Россия йөгерә. Без шәхси мисалыбыз белән мондый массакүләм стартларга ярдәм итәбез һәм стартка чыгуыбызга шат. Без алга таба да мондый чараларны дәвам итәчәкбез, бу ял көнендә «Милләтләр кроссы – 2018»узучыларга Рәхмәт белдерәбез. Сәламәт тәндә - сәламәт рух!",- дип йөгерештән соң хис-кичерешләре белән уртаклашты ТР Спорт министры Владимир Леонов.

Иң яшь катнашучы-8 яшьлек Тимерлан Фатыйхов, ә иң җитезе – 90 яшьлек Әхмәт Сираҗиев булды. Казанда 2018 елгы Милләтләр кроссы җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, медальләр һәм Россия Федерациясе Спорт министрлыгы дипломнары белән бүләкләнделәр.

6 км дистанциядә узышлар

Хатын-кызлар (1998 һәм өлкәнрәк)

1. Яна Сатывалдина, 21.55, 2 сек;

2. Юлия Еговкина, 22.13,3 сек;

3. Юлия Осипова 23.22,2 сек.

Ир-атлар (1998 һәм өлкәнрәк)

1. Кирилл Дятлов, 19.11,0 сек;

2. Рөстәм Хуҗиәхмәтов, 19.32,0 секунд;

Нияз Садыйков, 19.54, 9 сек.

4 км дистанциядә узышлар

Хатын-кызлар (1998 һәм өлкәнрәк)

1. Альбина Гыйльметдинова, 15.2,0 сек;

2. Луиза Сафина, 22.36,0 сек.

Ир-атлар (1998 һәм өлкәнрәк)

1. Нияз Садыйков, 11.53, 3 сек;

2. Евгений Клементьев, 12.21,1 сек;

3. Геннадий Егоров, 12.28,5 сек.

Кызлар (1999 һәм кечерәк)

1. Алинә Алгаева, 14.25, 6 сек;

2 Валерия Плаксина, 14.53, 9 сек;

3. Евгения Морозова, 14.56,9 сек.

1999 һәм кечерәк егетләр

1. Ярослав Бякин, 12.51,1 сек;

2. Юлиан Нятюнов, 13.04,5 сек;

3. Антон Стрелков, 13.10,5 сек.

1 км дистанциядә узышлар

Кызлар (2009 һәм кечерәкләр)

1. Елизавета Тарабарина, 4.43, 0 сек;

2. Софья Филимонова, 4.44,0 сек

3. Кира Исламова, 4.51,0 сек.

Малайлар (2009 һәм аннан да кечерәк)

1. Алмаз Гыймалетдинов, 4.16, 5 сек;

2. Тимерлан Фатыйхов, 4.22,1 сек;

3. Даниил Бельнюшкин, 4.27,3 сек.

35 яшь һәм өлкәнрәк ветераннар

Ирләр

1. Госман Абдуллин, 3.29, 6 сек;

2. Флюз Васильев, 3.40, 7;

3. Рөстәм Таҗетдинов, 4.04,5 сек.

Хатын

1. Галина Суслова, 3.38,2 сек;

2. Ания Галимуллина, 4.42, 8 сек;

3. Клавдия Николаева, 6.20,4 сек.

Башкарма органнар җитәкчеләренең йөгереше

Ирләр:

1. Шәрифуллин Марат Дамир улы, Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе;

2. Выборнов Андрей Андреевич, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән бүлеге башлыгы;

3. Заһидуллин Рөстәм Илдус улы, Татарстан Республикасы юстиция министры;

4. Леонов Владимир Александрович, Татарстан Республикасы спорт министры;

5. Макаров Глеб Сергей улы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире;

6. Гайнетдинов Ренат Вәгыйз улы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанс һәм дәүләт мөлкәте белән эш итү идарәсе башлыгы;

7. Гарипов Илнур Мәхмүт улы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы;

8. Белов Александр Николаевич, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе;

9. Әхмәтханов Җәүдәт Йосыф улы, этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе башлыгы;

10. Хәйруллин Эдуард Фәрид улы, Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе.

Хатын:

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева;

2. Васильева Татьяна Юрьевна, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе вазыйфаларын башкаручы;

3. Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы;

4. Глухова Лариса Юрьевна, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы;

5. Удачина Гүзәл Любис кызы, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;

6. Патяшина Марина Александровна, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе (Татарстан));

7. Фазлыева Ләйлә Ринат кызы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International