“Хезмәткә һәм оборонага әзер” бөтенроссия физкультура-спорт комплексының мобиль кушымтасында ГТО талисманнарын сайлау буенча тавыш бирүгә нәтиҗәләр ясалды. “ГТО фестивальләре талисманнары” конкурсын оештыручы буларак, ГТО комплексының федераль операторы - “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО белән берлектә РФ Спорт министрлыгы чыгыш ясый.
Конкурс өч этапта уза. Беренче этапта (23 нче апрельдән 30 нчы июньгә кадәр) оештыручылар катнашучылардан гаризалар һәм талисманнар макетларын кабул иттеләр. Икенче этап 1 нче июльдә башланды һәм 1 нче октябрьдә төгәлләнәчәк. Аның кысаларында инде 3 иң яхшы проект сайлап алынып, аларга ачык тавыш бирелә һәм бу проектлар РФ Спорт министрлыгының ГТО комплексын алга этәрү һәм гамәлгә ашыру буенча координацияләү комиссиясе әгъзаларына тәкъдим ителәләр. 11 нче августтан 10 нчы сентябьргә кадәр AppStore яки GooglePlay җайланмаларында ГТО БФСК мобиль кушымтасында теләгән һәр кеше талисманның үзенә ошаган дизайн-проекты өчен тавыш бирә ала.
Тавыш бирүләр нәтиҗәсендә иң яхшы дип табылган өч проект аерып чыгарылды: аларның авторлары Татьяна Ефимова (Мәскәү өлкәсе, Ромашкино), Анна Кузьменко (Армавир, Краснодар крае) һәм Владислав Дубков (Троицк, Чиләбе өлкәсе). Хәзер Россия Федерациясе Спорт министрлыгының ГТОны координацияләү комиссиясе шушы өч проект арасыннан берсен сайлап алырга тиеш. Иң яхшы проект авторы 7 нче ноябрьдә бүләкләнәчәк.
“Дизайн белән күптәннән шөгыльләнәм, мин фрилансер, талисман проектлары ясавымның да беренчесе генә түгел, плакатлар да, графика да булды инде”, - дип сөйләде Владислав Дубков. – Мисалга, Чиләбедә юниорлар арасында узган хоккей буенча дөнья чемпионатына талисман ясаганда да мин иң яхшы өчлеккә эләккән идем. Үз проектымда ГТОның универсаль тема икәнлеген күрсәтергә теләдем, анда төрле яшьтәге ир-атлар да, хатын-кызлар да катнаша ала бит. Мин хайваннарны аларның ниндидер характеристикаларына таянып сурәтләдем – мисалга, үгез – көчне, куян – җитезлекне символлаштыра”.
Анна Кузьменко, үз чиратында, конкурс турында танышлары аша белгәнлеген әйтте. “Катнашырга мөмкин икәнлеген белгәч, катнаштым менә. Эскизда мин янутны, боланны, тиенне һәм башка хайваннарны ясадым. Дусларым минем өчен сөенеп, уңышлар теләп тордылар. Финал тавыш бирүе этабына чыгуым инде үзе үк зур уңыш, беренче урынга өмет итәм”, - ди конкурста катнашучы.
Татьяна Ефимова сүзләренчә, ул Россияне символлаштыра торган талисман эшләргә тырышкан. “Мин яшь әни, әлегә 1 яшь 3 айлык бала белән өйдә утырам. Иҗат белән шөгыльләнергә вакыт та, теләк тә бар”, - ди ул. – Без ГТО бик яхшы нәрсә дип саныйбыз, дусларыбызга да нормативларны тапшырып карарга киңәш итәбез. Минем безнең ил белән ассоциация тудырасым килде, шуңа күрә талисманнарны Россияне символлаштыра торган хайваннар рәвешендә ясадым. Аларның төрлесенең төрле яшьтә булулары исә спорт белән яшәү дәвамында шөгыльләнү бик мөһим икәнлеген аңлата”.