“Проектория” порталында 13 нче сентябрь көнне “Профессия – чемпион” дип исемләнгән ачык дәрес узды. Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм спорт индустриясенә багышланган чарада “Россия-2018” оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыров, шулай ук “Лужники” стадионының баш технологы Кирилл Кистерский һәм диджитал-технологияләр өлкәсе эксперты Иван Рындин катнаштылар. Модератор ролендә күренекле спорт комментаторы һәм алып баручы Евгений Савин чыгыш ясады.
Россиядә 2018 елда тарихта беренче тапкыр Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты узды. Бу турнир футбол кырында да, шул исәптән аннан читтә дә күп кенә дөнья рекордларын куйды. Судьялыкның яңа уникаль технологияләре дисеңме, күп илләрдән килгән кунаклар белән тулып ташкан фан-зоналар дисеңме, телеканалларда һәм Интернет челтәрендә матчларның бик күп тапкырлар каралуы дисеңме... Әмма бу хәлләргә алдан ук XXVII бөтендөнья җәйге Универсиада, 2014 елда Сочида узган Олимпия уеннары, 2015 елда Казанда узган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытларындагы чараларның тулы циклы җирлек әзерләгән иде инде.
“Без Россиядә бик кызыклы проектлар гамәлгә ашырыла торган уникаль заманда яшибез. Теләсә-кайсы зур спорт чарасы шәһәргә үсеш өчен зур этәргеч бирә. Казан, минем фикеремчә, 30 елга алга сикерде”, - дип белдерде Азат Кадыйров. Ул Казанга мондый зур адымны ясарга беренче чиратта 2013 елдагы Универсиада ярдәм иткәнлеген әйтеп китте, ул чакта шәһәрдә 36 яңа спорт корылмасы сафка бастырылды, яңа юллар төзелде, шәһәр мохите уңайлы итеп үзгәртелде.
Матди мирас та бик мөһим. “Казан – элек-электән югары уку йортлары бик күп булган студентлар шәһәре. Шуңа күрә спорт объектларының бер өлеше югары уку йортларында урнаштырылды. Алар барысы да иртәдән кичкә кадәр тулып торалар. Физкультура белән даими шөгыльләнүче студентлар саны 2013 елда 40 процент булган булса, хәзер 70 проценттан узып китә”, - дип белдерде Дирекция башлыгы. Кешеләрнең тормыш рәвешләре, сәламәтлеккә карашлары үзгәрде.
Дәрес кысаларында спорт менеджменты мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Спортта кайсы белгечләргә сорау аеруча зур? Аларның спектры бик киң. “Мондый профессияләр бик күп: инженерлар, газоннарны карап тотучы гринкиперлар, спортчыларның рационнары өчен җавап бирүче спорт диетологлары, спорт корылмаларын файдалану буенча белгечләр, маркетологлар һәм тренерлар кирәк”, - диде Азат Кадыйров.
Казанда уза торган чаралар проектлау-ориентлашу якын килүе нигезендә уздырылалар. Мондый алым беренче тапкыр Универсиада вакытында кулланылды. “Эшчәнлекнең 50 юнәлеше аерып чыгарылган иде. Әлеге команда бербөтен буларак эшләсен өчен без күп процессларны автоматлаштыра торган мәгълүмати система булдырдык”, - дип сөйләде Азат Кадыйров.
Һәрбер зур чара җаваплылык зоналары: транспорт, логистика, туклануны һәм урнаштыруны оештыру, клининг, иминлек, мәгълүмати технологияләр, алга этәрелеш буенча бүлгәләнә.
“Без спортны ярата, чит телләрне белә торган егет-кызларны табарга тырышабыз. Коллегаларыбызның күпчелеге – волонтерлар командасыннан булган егет-кызлар. Коллегаларыбыз 7 көндә 24 сәгать буе безнең команда әгъзалары булырга әзерләр”, - дип белдерде Дирекция җитәкчесе.
Бөтенроссия ачык дәресләре уку процессының бер өлешенә әйләнәчәкләр һәм ил күләмендә пәнҗешәмбе көннәрендә уздырылачаклар. Бу елның февраль-май айларында узган сигез дәрескә мәктәп укучылары һәм педагоглар гына түгел, ата-аналар да зур кызыксыну белдергәннәр. Ачык дәресләр социаль челтәрләрдә 35 миллионнар артык тапкыр каралганнар һәм ил күләмендә 22 мең мәктәп укучысын берләштергәннәр.