Сәламәт яшәү рәвешенең яшь белән чикләнмәвенең ачык мисалы булып бу атнада республиканың спорт комплексларының берсендә узган спорт бәйрәме тора. 55 яшьтән алып 78 яшькә кадәрге өлкән буын вәкилләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы стартына уңышлы чыктылар.
Катнашучылар яшь категорияләрен исәпкә алып эшләнгән нормативларны үтәделәр. Сынаулар программасына Түбән аратада тартылу, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, гимнастика эскәмиясенә таянып кулларны бөгү һәм җәю, шулай ук сыгылмалылыкка алга авышу кертелгән. Аларның нәтиҗәләре актив озак яшәү, физкультура белән даими шөгыльләнү һәм рух көче – күтәренке кәефнең нигезе икәнлеген ачык күрсәтте.
Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешенә омтылуда буыннар алмашынуын ачык күрсәтә һәм «Россия спорты»дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Аның максаты-спортны һәм физик культураны балалар һәм яшьләр арасында гына түгел, ә халыкның барлык категорияләре арасында да популярлаштыру, бердәм спорт мохите булдыру.