Хәлил Шәйхетдинов: «Бездә иң яхшылар булу өчен барысы да бар»

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

20 сентябрьдә ТР Спорт министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы спорт төрләре буенча җыелма командаларының 2018 елгы IV Россия яшьләр җәйге Спартакиадасында чыгышы нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, ТР Спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин һәм ТР спорт төрләре федерацияләре вәкилләре катнашты.

Хәлил Хәмит улы Россия яшьләренең җәйге Спартакиадасында Татарстан Республикасы җыелма командаларының чыгыш ясавына йомгак ясап, утырыш көн тәртибен билгеләп, киңәшмә ачты:

«Россия яшьләре спартакиадасын хаклы рәвештә ил өчен иң әһәмиятле ярышлар дип атарга мөмкин, нәкъ менә мондый чараларда илебез данын тагын да мөһим стартларда якларга лаеклы спортчылар билгеләнә. Күренекле спортчылар бер көндә барлыкка килми, алар балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре белән «үсә». Россия яшьләре спартакиадасында катнашучы егетләр аннан соң үзләрен Европа, дөнья чемпионатларында һәм Олимпия уеннарында күрсәтәләр. Безнең өстенлекле бурыч-мондый төрдәге спортчыларны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру.  Бу-Александр Красных, Никита Шлейхер, Андрей Ларьков, Артем Косов, Эльмир Нәбиуллин һәм башкалар.

Татарстанның бик яхшы матди-техник базасы бар, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бик күп, ТР Спорт министрлыгында спорт резервын әзерләүнең махсус секторы булдырылды. Бер сүз белән әйткәндә, спортның барлык төрләрендә дә иң яхшы булу өчен барысы да бар», - дип ышаныч белдерде ТР спорт министрының беренче урынбасары.

Михаил Владимирович IV Россия яшьләр җәйге спартакиадасы ярышларында Татарстан Республикасы җыелма командалары чыгышы йомгаклары буенча доклад белән чыгыш ясады.

Быел Спартакиаданың яңалыгы РФ субъектларын 3 төркемгә бүлгәндә бүлү булды: 1 төркем – 2 млн.кеше булган һәм аннан күбрәк Татарстан Республикасы Кергән, 2 төркем – 2 млн. кеше һәм 3 төркем – 1 млн. кешегә кадәр. Финал ярышларында Татарстан Республикасы җыелма командалары 24 команда арасында 6 гомумкоманда урыны алдылар.

2014 ел белән чагыштырганда быел бадминтон (8 нче гомумкоманда урыныннан 2 нче урынга күчкән), велоспорт-маунтинбайк (14 нче урыннан 9 нчы урынга), Ишкәкле слал (17 нче урыннан 9 нчы урынга), пуля белән ату (44 нче урыннан 8 нче урынга), җәядән ату (16 нчы урыннан 7 нче урынга), суга сикерү (8 нче урынга), байдарка һәм каноэларда ишү (14 нче урыннан 12 нче урынга) кебек спорт төрләре яхшырды. Синхрон йөзү буенча Татарстан командасы иң көчле дүртлеккә керде. Чирәмдәге хоккей буенча командалар (кызлар-2 гомумкоманда урыны, егетләр-3 урын), бадминтон (2 гомумкоманда урыны), стендка ату (2 гомумкоманда урыны) командалары гомумкоманда зачетында күбрәк очко китергән командалар арасында Татарстан Республикасы лидерлары булып тора.

Шәхси зачетта Татарстанның 33 призлы урыны бар: 7 алтын, 13 көмеш, 13 бронза.

Киңәшмәнең рәсми өлеше нәтиҗәләре буенча җыелма командаларны формалаштыру, аларны әзерләү һәм 2018 елгы IV Россия яшьләр җәйге спартакиадасында катнашу өчен җаваплы белгечләрне бүләкләү булды.

Бүләкләнүчеләр исемлеге:

Татарстан Республикасы җыелма командасының бадминтон буенча баш тренеры Игорь Назаров;

«Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе» региональ иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Лилия Вафина;

Стендка ату буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының резерв буенча баш тренеры Виктор Филиппов;

«Татарстан Республикасы пуля белән һәм стендта ату федерациясе» региональ спорт иҗтимагый оешмасы президенты Сергей Демин;

«Динамо» олимпия резервы республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе өлкән тренеры-укытучысы Тимур Мирасов;

«Динамо» олимпия резервы республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе өлкән тренеры-укытучысы Елена Салова;

«Динамо» олимпия резервы республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры-укытучысы Игорь Мулладжанов;

«Динамо» олимпия резервы республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры-укытучысы Гадел Әхмәтшин;

«Динамо» олимпия резервы республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе өлкән тренеры-укытучысы Татьяна Акунеева;

«Динамо» олимпия резервы республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры-укытучысы Дмитрий Васильев;

«Динамо» республика олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе икътисадчысы Александр Мамлин;

«Динамо» республика олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәфкать туташы Людмила Чимрова;

Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Сергей Гудин;

«Спорт әзерлеге үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең дәвалау физкультура һәм спорт медицинасы бүлеге табибы кардиологы Марина Смирнова;

«Спорт әзерлеге үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең дәвалау физкультура һәм спорт медицинасы бүлегенең спорт медицинасы буенча табибы Айсылу Сарварова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International