Татарстанлылар рус шашкалары буенча Европа чемпионаты призерлары булдылар

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

15-23 сентябрь көннәрендә Кранево (Болгария) шәһәрендә ир-атлар арасында шәхси һәм команда зачетында рус шашкасы буенча Европа чемпионаты узды.

3 программа буенча узган шәхси турнирда 14 илдән-Әрмәнстан, Белоруссия, Болгария, Германия, Грузия, Израиль, Латвия, Литва, Мальта, Молдова, Нидерланд, Польша, Россия һәм Эстониядән 32 шашчы катнашты. Катнашучылар арасында-11 халыкара гроссмейстер, дөнья, Европа, СССР һәм үз илләренең чемпионнары.

Казан халыкара гроссмейстер Дмитрий Цинман молниенос уенында көмеш медаль яулады һәм классик программада 3 нче урынны алды.

Команда турнирында Дмитрий Цинман һәм аның укучысы халыкара мастер Андрей Гнелицкий Туладан халыкара мастер Григорий Гетманский белән бергә молниенос программасында Россия җыелма командасы составында Ауропа чемпионнары булдылар һәм тиз һәм классик программада тагын ике көмеш медаль яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International