Питрәч спортчысы армспорт буенча өч тапкыр дөнья чемпионы булды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Россиянең атказанган спорт мастеры, питрәчле Артур Макаров армспорт буенча өч тапкыр дөнья чемпионы булды. 

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында армспорт ярышлары Анталиядә (Төркия) узды. Киеренке ярышларда Россия, Украина, Швеция, Төркия, Болгария, Литва һәм башка илләрдән спортчылар катнашты.

Артур Макаров-Питрәч комплекслы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, яшүсмерләр арасында дүрт тапкыр дөнья чемпионы. 

Дөнья чемпионы белән ике тапкыр дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры һәм Россиянең атказанган тренеры Сергей Блохин шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International