Татарстан спортчысы Ирина Приходько 100 метрга аркада йөзү буенча Россия чемпионатында (25 метр) «бронза» яулады.
Финалда Ирина 58,38 секунд нәтиҗә белән финишка килде. Икенче урында Свердловск өлкәсе йөзүчесе Дарья Устинова (57,69). Анастасия Фесиковага (ЯНАО - Калуга өлкәсе) Алтын бүләк, ул дистанцияне 57,44 секунд эчендә йөзеп узды.