Артем Ильин блиц-лиганың 2 нче этабын отты

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы блиц-лигасының 2 этабы узды. Ярышлар Россия гроссмейстеры Андрей Харлов истәлегенә багышланган иде.

Блиц турнирда халыкара гроссмейстер Артем Ильин җиңү яулады. Икенче урында-Халыкара гроссмейстер Карина Амбарцумова, өченчедә – ФИДЕ мастеры Максим Самусенко.

Яшүсмерләр арасында Тимур Надршин, ветераннар арасында Рәшит Хәйретдинов иң яхшысы булды.  Эльза Хаҗиева беренче хатын-кыз бүләге алды.  «1800 дән артык рейтинглы шахматчылар арасында иң яхшы нәтиҗә» номинациясендә Ринат Гәрәев приз алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International