15-18 ноябрьдә Янгон (Мьянма) шәһәрендә ушу-таол буенча 2 Дөнья Кубогы узды. Татарстан Республикасын Россия җыелма командасы составында Ильяс Хөснетдинов тәкъдим итте.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Ильяс «гуньшу» программасы рәвешендә алтын медаль һәм ир-атлар арасында «даошу» программасы рәвешендә бронза медаль яулады.
Россия җыелма командасы копилкасына барлыгы 4 медаль чыкты. Командага тагын ике «көмеш» Сандра Константинова китерде.