Олимпия чемпионы Абдулрәшид Садулаев Татарстанга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Олимпия чемпионы, ирекле стиль көрәшчесе Абдулрәшид Садулаев үзенең Инстаграмдагы рәсми аккаунтында күптән түгел Казанда тәмамланган атаклы татар богословның һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган билбау көрәше буенча халыкара турнир оештыручыларына рәхмәт белдерде.

Спортчы турнирның төп һәм көтеп алынган кунакларының берсе булды. Ул үз постында Татарстан һәм республика мөфтиенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Аерым алганда, ул: «Казанның кунакчыллыгын без аэропортка килүгә үк сиздек, анда безне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе каршы алды. Барысы да югары дәрәҗәдә үтте».

Моннан тыш, Садулаев: «безнең халыклар арасында дуслык һәм туганлык ныгысын өчен Аллаһ куша», - дип нәтиҗә ясады. 

Күренекле татар дин белгече һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган билбау көрәше буенча халыкара турнирын ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Спорт министрлыгы, Халыкара билбау көрәше федерациясе, ТР билбау көрәше федерациясе оештырды.

Турнир яшьләрнең рухи-әхлакый һәм физик үсешен күтәрү, дөньяның төрле илләреннән килгән катнашучылар арасында дустанә һәм спорт элемтәләрен ныгыту, дөньяда мөселман яшьләре арасында билбау көрәше белән шөгыльләнүгә спортчыларны җәлеп итү максатыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International