Татарстанлылар чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының беренче этабында 4 медаль яулады

2018 елның 2 декабре, якшәмбе

Красноярскида чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының беренче этабы тәмамланды. Ярышлар программасында классик стильдә индивидуаль спринт һәм 10 һәм 15 км га ирекле стиль белән индивидуаль узыш бар иде.

1 декабрьдә спринтта хатын-кызлар арасында Татарстан чаңгычысы Христина Мацокина көмеш медаль яулады. Ярышларда Ольга Царева (Коми Республикасы) җиңү яулады, Анастасия Власова (Коми Республикасы/Сахалин өлкәсе) активында бронза медаль алды.

2 декабрьдә спортчылар 10 һәм 15 км ирекле стиль белән индивидуаль узышта көч сынаштылар. Ир-атлар арасында Татарстан вәкиле Артем Николаев җиңде (38 минут 18,7 сек), икенче урында Мәскәү өлкәсеннән Максим Зубцов (+17,4 сек), бронза медальне Татарстанның тагын бер вәкиле Владимир Фролов (+22,4 сек) яулады.

Хатын-кызлар ярышында ТР җыелма командасы копилкасына тагын бер медаль китерде Диләрә Сабирҗанова (+27,2 сек). 30 минут 5,7 секунд нәтиҗәсе белән җиңүне Ольга Вокуева (Төмән өлкәсе) яулады, икенче урында Коми Республикасыннан Ольга Царева (+2,2 сек).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International