Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Спорт министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министерство
Миссия
Максатлары һәм бурычлары
Җитәкчелеге
Структурасы
Ведомство карамагындагы оешмалар
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Тарих
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы каршында эшләүче иҗтимагый шура
Физкультура-спорт җәмгыятьләре
Җитәкчеләр турында мәгълүмат (Архив)
Эшчәнлек
Приоритет проектлар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Физкультура һәм спорт
Планнар һәм программалар
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Информация һәм статистика
Файдалы мәгълүмат
Допингка каршы тәэмин итү
Ситуацион үзәге
Социаль ярдәм чаралары
Терроризмны кисәтү
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Санкцияләр шартларында социаль-икътисадый ярдәм чаралары турында мәгълүмат
Сайланыш
Спорт белән шөгыльләнү өчен салым тотып калынган акча турында
Документлар
Коллегия материаллар
Министрлыкның эшчәнлеген билгели торган документлар
Министрлыкның дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында хисаплары
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлык документларын җәмгыяви тикшерү
Норматив документлар
Дәүләт заказы
Шәхси мәгълүматны саклау
Архив документлары
Дәүләт органы кабул иткән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять бирү тәртибе
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Министрның рәсми чыгышлары
Контактлар
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Контактлар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчеләренең гражданнарны шәхси кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча хисаплар
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Түләүсез юридик ярдәм
Законнар
Белешмә мәгълүмат
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
“Созвездие-Йолдызлык -2012” фестиваленең Гран-при ияләре билгеле булды
2012 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан тамашачысы Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Созвездие-Йолдызлык -2012” эстрада сәнгате буенча XII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең төрле номинацияләрдә җиңүчеләре һәм Гран-при ияләре исемнәрен ишетү бәхетенә иреште. Республика Гала-концертына берсеннән-берсе талантлы яшьләрнең сәләтен тамаша кылырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанга эш сәфәрен күңел күтәргеч ноктада төгәлләргә уйлаган кунаклар – Казакъстан Республикасының Актүбә өлкәсе делегациясе вәкилләре һәм башка рәсми затлар килде.
Концертны Марина Михайлова һәм ТР атказанган артисты Дмитрий Платонов алып барды. Шулай да төрле яшь төркемнәрендә “конферанс” номинациясендә җиңүгә дәгъва кылган балаларга да “ирек” бирелде – бәйрәм аларның алып баручы ролендә әзерләнгән чыгышлары белән үрелеп барды.
Быел әлеге дәрәҗәле фестиваль республиканың төрле почмакларыннан 92 меңгә якын кешене җыйган. Республика гала-концертына чыккан 4524 кешенең берсе дә бүләксез кайтып китмәде. Гран-при иясен билгеләгәндә, Сарманнан 16 яшьлек Рамилә Зиннәтуллинага тиңнәр табылмаган (җитәкчесе Э. Зиннәтуллина), иң олы бүләккә шулай ук Алабуга шәһәре мәдәният һәм сәнгать училищесының “Камские Зори” хореография коллективы лаек булды. Әйтергә кирәк, Рамилә көчле тембрлы тавышка ия булып, халык фольклоры юнәлешендә җырлау осталыгы белән һәр тамашачыны тораташ катырып үзенә җәлеп итте. “Конферанс”, Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Видеоклип”, “Иң яхшы җыр тексты”, “Җырга иң яхшы көй” номинацияләрендә призлы урыннарны яулаучылар 1,5 меңгә якын иде. Беренче урыннарны яулаучылар ТР Президентының махсус дәүләт стипендиясенә ия булды. Беренче, икенче һәм өченче урыннарга кыйммәтле бүләкләр арасында велосипед, “Мелита” туннары, концерт костюмнары тегүгә сертификатлар, алтын кулон, акчалата премия һәм башкалар бар. Калганнарга исә махсус призлар тапшырылды. Котлауларның беренче өлешендә иң изге теләкләрен “Яңа гасыр” телерадикомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Игорь Сивов һәм башка бик күп танылган шәхесләр җиткерде. Алар барысы да “Созвездие-Йолдызлык” ның талантлар тәрбияләүче чара булуын ассызыклап, фестиваль сынаулары аша узып чыныккан бу балаларның һәм яшүсмерләрнең зур түрәләр һәм абруйлы иҗат әһелләре булачагына ышанычын белдерде.
Иң нәни катнашучы 3 яшьлек Казан кызы Мария Молькова кырмыска турындагы җыры белән тамашачыларны таң калдырды. Актүбә хакиме Архимед Мөхәмбәтовтан татлы күчтәнәч тә нәкъ менә аңа тәтеде. Мамадыш шәһәренең “Непоседа” бию коллективы башкаруында тычканнар һәм мәче каршылыгын сәхнәләштергән шаян бию тамашачыларны тагын да җанландырып җибәрде.
Фестивальнең эпилогында исә инде берничә ел элек Гран-при яулаган, бүгенге көндә жюри составында булган “аксакаллар”, шул исәптән, Рузил Гатин һәм фестивальгә быел гына үтеп кергән яшь җырчылар башкаруында “Детство” җыры яңгырады. Концертның азагына ишарәләп, барлык катнашучылар бәйрәм сәхнәсенә чыкты. Әйе, концерт искиткеч талантлы чыгышларга бай булды, зәвык белән тегелгән костюмнардан күзләр камаша иде, әмма кимчелекләрсез түгел-түгелен. Сүз уңаеннан шуны билгеләп узу әһәмиятле: “Пирамида” сәхнәсенең дә, залының да катнашучылар һәм тамашачылар өчен бик кысан булуы күзгә бәрелеп тора. Төп сәхнәдән тыш, махсус ян-яктан ике кечкенә сәхнә эшләнүе дә, бик күп тамашачының концертны баскычларга, узу юлларына утырып, ә күбесенең 3 сәгать дәвамында аягүрә басып каравы да шуңа дәлил иде. Әмма татар халкы мәкале әйтмешли, күңелен иркен булса кая да сыясың икән.
Тәбрикләүләрнең икенче өлешендә теләкләрен ирештерергә сәхнәгә фестивальнең “әнисе” дип игълан ителгән оештыру комитеты рәисе – ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов күтәрелде. Зилә Вәлиева шушы сәләтле балаларның осталыгын чарлаган белгечләрнең тырышлыгы аркасында, барыбызның да җыр-моң дәрьясына, бию дөньясына чумып, ләззәтләнеп утыруыбызны ассызыклады. Ул ата-аналарга һәм педагогларга рәхмәтен җиткереп: “Дөрес тәрбия ул – республиканың якты киләчәге”, - диде.
Сәхнәгә алга таба ТР Премьер-министры Илдар Халиков менде. “Сәхнәдәге күренешләрне тамаша кылып утырганда, республикадагы милли бәйрәмнәр исемлеген “Созвездие-Йолдызлык” тулыландыруын аңладым”, - дип, ул Гран-при ияләренә бүләкләрне тапшырды. Күптөрле бүләкләрдән тыш, алар “Большая Медведица” йолдызлыгындагы йолдызларга үз исемнәре бирелүе турында сертификатка лаек булды.
“Созвездие-Йолдызлык”ның генераль директоры, жюри рәисе Дмитрий Туманов әйтүенчә, фестивальнең сәләтле балалар өчен әһәмияте гаять зур, ул иң дәрәҗәле иҗади югары уку йортларына, шул исәптән, Россия театр сәнгате академиясенә (ГИТИС) укырга керү мөмкинлеген бүләк итә.
"Татар-информ" материалы буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
март, 2026 ел
Тизрәк, биегрәк, көчлерәк — һәм болар барысы да суда!
Спартакиада кысаларында оешмалар арасында йөзү буенча кызу ярышлар узды. Катнашучылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативлары исәбенә секунд саен көрәшеп, 50 метр араны үттеләр.
Врачлар — спорт өчен! Аксубай командасы-ГТО фестивалендә иң яхшылар рәтендә
Аксубай үзәк район хастаханәсе медиклары ак халатларын спорт формасына алыштырдылар һәм Татарстан Республикасы хезмәт коллективлары арасында Болгар шәһәрендә узган ГТО фестиваленең зона этабында үз районнарын лаеклы тәкъдим иттеләр.
27
март, 2026 ел
Казанда сумо буенча Россия беренчелегенә старт бирелде
27 март көнне Казанның «Ак барс» Көрәш сараенда егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Россия беренчелеген ачу тантанасы булды. Ярышлар илнең 35 төбәгеннән 1000 гә якын спортчыны берләштерде.
Казанда гер спорты буенча «Николай Жеребцов Мемориалы»халыкара ярышлары старт алды
Татарстан башкаласы гер спорты буенча «Николай Жеребцов Мемориалы»халыкара ярышларын кабул итәчәк. Турнир Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә медальләр өчен көрәшүче иң көчле атлетларны җыйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз