Тәтештә яңа блок-модульле чаңгы базасы ачылды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

24 декабрьдә Тәтештә республика программасы кысаларында төзелгән блок - модульле чаңгы базасы ачылды. 

Тәтешлеләрне чаңгы базасы ачылу белән Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты, " Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев котладылар.

Мөхтәрәм кунаклар чаңгы ярышлары буенча спорт мастеры Виктор Мамкин һәм Тәтеш шәһәренең иң яшь чаңгы спорты спортчысы Михаил Колесников белән бергә ал тасманы кистеләр, яңа объект эшенә старт бирделәр. 

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң чаңгы ярышларына старт бирелде. Ярышларда җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International