Актанышта блок-модульле чаңгы базасы ачылды

2018 елның 28 декабре, җомга

28 декабрь көнне Актанышта республика программасы буенча төзелгән блок-модульле чаңгы базасын ачу тантанасы булды.

Ачылу тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов актанышлыларны Яңа ел белән котлады.  9 дәрәҗәдәге «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгесе район спортчысы Илфат Иманаевка тапшырды.

Мактаулы ал тасманы кисү хокукы Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховка, «Лачын» боз сарае директоры Рамил Галиевка бирелде.

Тантаналы ачылыштан соң район чаңгычылары ирекле стиль белән 3 км йөгереп уздылар.

Спорт объектының мәйданы яңадан киенү, душ, тренер, чаңгы саклау һәм хезмәт күрсәтү өчен бүлмәләр, 100 комплект чаңгы экипировкасы, Кар чанасы һәм аны саклау өчен бина каралган. Бер үк вакытта анда 30лап кеше булырга мөмкин. Бу күп функцияле объект, кар булмаган чорда йөгерү, велосипед һәм чаңгы шуу, шулай ук ГТО нормаларын тапшырганда кулланылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International