Муса Галләмов «Манзара-2019» спорт-музыка премиясе җиңүчесе булды

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

19 гыйнварда Татарстан башкаласында Казан дәүләт циркының яңартылган аренасында ел саен уздырыла торган «Манзара»спорт-музыкаль премиясе узды. Чара татар эстрадасы артистлары чыгышы, шулай ук көрәш ярышлары белән концерт тамашасын үз эченә ала.

Абсолют авырлык категориясендә чемпион исеме өчен 32 спортчы – Татарстан Республикасы районнары, шәһәрләре Сабантуйлары батырлары, Россия, Казахстан, Молдавия, Үзбәкстан һәм Таҗикстан көрәшчеләре көрәште. Тамашачылар өчен сәхнәдә шулай ук Татарстан Республикасының танылган артистлары Салават Фәтхетдинов, Илсаф, Нурзада, Иван Громов, Динар Шәймәрданов, Римма Никитина һәм башкалар чыгыш ясады.

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча премиянең ике тапкыр дөнья чемпионы, Россиянең спорт мастеры Муса Галләмов җиңүче булды. Финалда ул Радик Сәлаховтан көчлерәк булып чыкты.

«Манзара» премиясе икенче ел рәттән үткәрелә һәм инде үзенең укучыларын җыйды. 2019 елда онлайн-трансляцияне 20 мең кеше карады. Тамашачылар арасында сатып алынган билетлар буенча автомобиль (Lada Granta яңа кузовта) уйнату чараның бизәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International