Татарстан йөзүчесе Эрнест Максумов Люксембургта халыкара ярышларда 400 метрга ирекле стиль белән йөзүдә өченче булды.
Максумов финал ярышларында 3 минут 54,55 секунд нәтиҗә күрсәтте. Украиналы Михаил Романчук җиңде (3.50,76), немец поул Цельман икенче булды (3.53,36).
Шулай ук Максумов 800 м кроль белән йөзүдә икенче булды.