Денис Шогин «Рус шашкалары» номинациясендә 2018 елның иң яхшы спортчысы булды

2019 елның 1 феврале, җомга

Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Россия шашка федерациясе рәсми рәвештә Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге мәктәп укучысы, халыкара мастер Денис Шогинны ир-атлар арасында «Рус шашкалары»номинациясендә 2018 елда иң яхшы спортчы дип таныды.

Тавыш бирүдә татарстанлы башка дүрт номинантны – Халыкара гроссмейстерларны Олег Дашковны (Самара өлкәсе), Юрий Королев (Мәскәү өлкәсе), Гаврил Колесовны һәм Николай Стручковны (икесе дә Саха – Якутия Республикасы) узып киткән)

2018 елда Денис Шогин, Россия, СССР, Европа һәм дөнья чемпионнарын да кертеп, 13 гроссмейстерны узып, ирләр арасында иң дәрәҗәле – классик программада Россия чемпионы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International