Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Спорт министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министерство
Миссия
Максатлары һәм бурычлары
Җитәкчелеге
Структурасы
Ведомство карамагындагы оешмалар
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Тарих
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы каршында эшләүче иҗтимагый шура
Физкультура-спорт җәмгыятьләре
Җитәкчеләр турында мәгълүмат (Архив)
Эшчәнлек
Приоритет проектлар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Физкультура һәм спорт
Планнар һәм программалар
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Информация һәм статистика
Файдалы мәгълүмат
Допингка каршы тәэмин итү
Ситуацион үзәге
Социаль ярдәм чаралары
Терроризмны кисәтү
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Санкцияләр шартларында социаль-икътисадый ярдәм чаралары турында мәгълүмат
Сайланыш
Спорт белән шөгыльләнү өчен салым тотып калынган акча турында
Документлар
Коллегия материаллар
Министрлыкның эшчәнлеген билгели торган документлар
Министрлыкның дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында хисаплары
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлык документларын җәмгыяви тикшерү
Норматив документлар
Дәүләт заказы
Шәхси мәгълүматны саклау
Архив документлары
Дәүләт органы кабул иткән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять бирү тәртибе
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Министрның рәсми чыгышлары
Контактлар
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Контактлар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчеләренең гражданнарны шәхси кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча хисаплар
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Түләүсез юридик ярдәм
Законнар
Белешмә мәгълүмат
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлеге пациентлары - балалар белән аралашты
2012 елның 1 июне, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы балалар белән очрашты.
Очрашу 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне кысаларында үтте.
Балалар өчен Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, Сөембикә манарасы буйлап экскурсия оештырылды.
Рөстәм Миңнеханов экскурсиягә Губернатор сарае янындагы күзәтү мәйданында кушылды. Ул балалар белән төрле темаларга сөйләште, нәрсә белән кызыксынуларын, Казан турында ниләр белүләрен сорашты.
Соңыннан республика башлыгы кунакларны хәзерге вакытта Татарстан Президентының рәсми резиденциясе булган Губернатор сараена чакырды.
Балаларны Губернатор сарае буйлап йөрттеләр, традицион рәвештә бүләкләү тантанасы үтә торган Ак залны, Камин залын, шулай ук Татарстан Президентының эш кабинетын күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнеханов яшь кунакларга үзенең эш көне ничек үтүен һәм Губернатор сараенда нинди кешеләрне кабул итүен сөйләде.
Ул Губернатор сарае эш бүлмәләре буйлап мондый экскурсиянең беренче тапкыр үтүенә ачыклык кертте. “Сез бүген монда төп кешеләр булганлыктан, барысын да карый, бөтен җиргә керә аласыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Балалар экскурсия вакытында Рөстәм Миңнеханов белән фотога төштеләр, аңа бик күп сораулар бирделәр. Кунаклар республика башлыгы кабинетында аның эш өстәле артында утырдылар, берничәсе “Президент” ручкасы белән кәгазьдә кулын куйды һәм азга гына булса да үзен Президент итеп хис итте.
Залларның берсендә күмәк фотога төштеләр.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов үзенең кунакларына бүләкләр – электрон китаплар һәм “Казан Кремле” музей-тыюлыгы турында фотоальбомнар тапшырды. Балаларны озата баручы табиблар, үзен начар хис иткәнгә күрә, катнашучыларның берсе бүген Казан Кремленә килә алмавын хәбәр иттеләр. Аңа да республика башлыгы Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бүләк бирде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионовага һәм ТР Президенты Эшләр идарәчесе Мөслих Ситдыйковка бүгенге көндә Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы барлык балаларга (барлыгы 40ка якын) Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бүләкләр тапшырырга кушты.
Рөстәм Миңнеханов кунакларына тизрәк савыгуларын теләде, ә балалар, үз чиратында, аңа бүләк - Диана Кулимуллина бисердан әзерләгән панно тапшырдылар. Кыз, авыруы аркасында уң кулы булмаса да, кул эшләре белән кызыксына. Рөстәм Миңнеханов бүләк өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде һәм панноны аңлатма язуы белән Губернатор сараеның бер бүлмәсенә урнаштырырга вәгъдә итте.
Соңыннан кунаклар “Кремль” кафесына бәйрәм табынына киттеләр, ә Татарстан Президенты – Мәскәү белән видеоконференция элемтәсе сеансына, анда республикадан балалар җыелма командасы җиңүчеләрнең өченче Бөтендөнья балалар Уеннарында катнаша (2012 елның 31 маеннан 2 июненә кадәр). Бу - ракны җиңгән балалар өчен уникаль спорт ярышы. “Җиңүчеләрнең уеннары” – онкология авыруларын кичергән балалар өчен дөньяда иң зур ярышлар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
март, 2026 ел
Тизрәк, биегрәк, көчлерәк — һәм болар барысы да суда!
Спартакиада кысаларында оешмалар арасында йөзү буенча кызу ярышлар узды. Катнашучылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативлары исәбенә секунд саен көрәшеп, 50 метр араны үттеләр.
Врачлар — спорт өчен! Аксубай командасы-ГТО фестивалендә иң яхшылар рәтендә
Аксубай үзәк район хастаханәсе медиклары ак халатларын спорт формасына алыштырдылар һәм Татарстан Республикасы хезмәт коллективлары арасында Болгар шәһәрендә узган ГТО фестиваленең зона этабында үз районнарын лаеклы тәкъдим иттеләр.
27
март, 2026 ел
Казанда сумо буенча Россия беренчелегенә старт бирелде
27 март көнне Казанның «Ак барс» Көрәш сараенда егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Россия беренчелеген ачу тантанасы булды. Ярышлар илнең 35 төбәгеннән 1000 гә якын спортчыны берләштерде.
Казанда гер спорты буенча «Николай Жеребцов Мемориалы»халыкара ярышлары старт алды
Татарстан башкаласы гер спорты буенча «Николай Жеребцов Мемориалы»халыкара ярышларын кабул итәчәк. Турнир Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә медальләр өчен көрәшүче иң көчле атлетларны җыйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз