Анна Нечаевская чаңгы ярышлары буенча дөнья чемпионатында «бронза» яулады

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 28 февральдә, Зеефельдта (Австрия) чаңгы ярышлары буенча дөнья чемпионаты кысаларында хатын-кызлар эстафетасы 4х5 км узды.

Эстафетаның бронза медальләрен Анна Нечаевская (Татарстан Республикасы), Юлия Белорусова (Коми Республикасы), Анастасия Седова (Түбән Новгород өлкәсе/Мордовия Республикасы) һәм Наталья Непряева (Мәскәү/Тверь өлкәсе) кергән Россия кызлары квартеты яулады. Кызлар дистанцияне 57 минут 24,8 секунд эчендә үтте.

Җиңүне Швеция командасы (Андерссон, Карлссон, Калла, Нильсон) яулады. Икенче урынны Норвегия җыелма командасы (Венг, Оестберг, Якобсен, Йохауг) алды, ул Швеция кызларыннан 3,1 секундка артта калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International