Казанда Яшүсмерләр һәм кызлар арасында шахмат буенча Россия Кубогы этабы башланды

2019 елның 22 марты, җомга

Бүген Казан шәһәрендә шахмат, шашка, Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге Республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (Бутлеров ур., 7) В. П. Яндемиров Мемориалы – 9, 11, 13 һәм 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында шахмат буенча Россия Кубогы этабы старт алды.

Ярышларның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасының шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров, ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спорт төрләрен үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече Дамир Газизҗанов, Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге мәктәп директоры Рөстәм Гарифуллин, халыкара категорияле баш судья Ирина Чибикова катнашты. 

Швейцария системасы буенча 9 турда узган ярышларда Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, ЯНАО, Киров өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Саратов өлкәсе, Пермь крае, Ульяновск өлкәсе, Чуваш Республикасы, Самара өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Свердловск өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Чиләбе өлкәсе, Краснодар крае, Оренбург өлкәсе, Курган өлкәсе һәм Татарстан Республикасыннан 345 шахматчы катнаша.

Ярышлар 29 мартка кадәр барачак. Уен турлары көн саен 10.00 сәгатьтә башлана

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International