29-30 март көннәрендә «Акчарлак» бассейнында йөзү буенча «Яшь өметләр» республика ярышлары узды.
Ярышларда бөтен республикадан 500ләп спортчы катнашты. 2007 елгы һәм 2008 елгы егетләр һәм кызлар ирекле стильдә, аркада, брасс, баттерфляй, комплекслы йөзүдә, шулай ук ирекле стильдә комплекслы эстафетада һәм эстафетада төрле дистанцияләрдә көч сынаштылар.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча дистанция буенча медаль ияләре дә, күп төрле ярышлар суммасы буенча турнирның җиңүчеләре һәм призерлары да билгеләнде.
Ярышларның тулы нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Йөзү федерациясе сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин.