Анна Нечаевская чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатында «көмеш» яулады

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Татарстан спортчысы үз активларына ил чемпионатының икенче медален язып алды.

Бу көннәрдә Архангельск өлкәсенең «Малиновка» базасында узган чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле стильдә индивидуаль ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.

Татарстан Республикасы вәкиле Анна Нечаевская, җиңүчедән Наталья Непряевадан (Мәскәү өлкәсе/Тверь өлкәсе) 13 секундка калышып, 10 км дистанциядә индивидуаль узышның көмеш призеры булды. Өченче урында Анастасия Седова (Түбән Новгород өлкәсе/Мордовия Республикасы) +19.6 секунд.

Бу медаль Россия чемпионатында Нечаевская өчен икенче булды – элек спортчы 15 километрлы скиатлонда өченче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International