Татарстан дзюдочылары Чабаксарда турнирдан медальләр алып кайттылар

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

30 мартта Чабаксарда Чуваш Республикасы Дәүләт Советы депутаты, СССРның халыкара класслы спорт мастеры Александр Иванович Трофимов истәлегенә дзюдо буенча Бөтенроссия турниры узды.

Ярышларда Түбән Новгород, Стәрлетамак, Ижевск, Киров-Чепецк, Яшел Үзән, Йошкар-Ола, Козьмодемьянск, Казан, Буа, Чебоксар һәм Казахстаннан килгән 206 спортчы катнашты.

Татарстан дзюдочылары Чувашия башкаласыннан 11 медаль алып кайтты. Егетләр арасында алтын медальне Казанның «Тасма» спорт мәктәбеннән Титов Тимур (66 кг) яулады, көмеш призер-Алабугадан Власов Алексей (42 кг), бронза медальләрне Соловьев Матвей (42 кг), Ермолаев Алексей (46 кг) һәм Журавлев Иван (66 кг) һәм «Тасма»дан Кривошеев Станислав (66 кг.к.) яулады.

Казан дзюдочылары да лаеклы чыгыш ясады. 40 кг-га кадәр авырлык категориясендә Гобәйдуллина Самира («Тасма») көмеш медаль яулады, 48 кг-га кадәр авырлык категориясендә Магдеева Наилә («Приволжанин») бронза медаль яулады. Ә 52 килограммнан артык авырлыкта Татарстан дзюдочылары мактау пьедесталын тулысынча биләде.  Пьедесталның иң югары баскычына Йосыпова Зарина күтәрелде (Казан, «Мотор»), көмеш медальгә Захарова Аделина (Казан, «Приволжанин»), бронза медальгә Хәлилова Сабина (Казан, «Тасма») лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International