15-17 гыйнвар көннәрендә Алабугада көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узачак. Ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан 45 кә якын команда катнашачак. Спортчыларның гомуми саны 400дән артык кеше тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, чемпионат кысаларында 2025 ел йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы оештырылачак. Бүләкләрне Татарстан Көрәш Федерациясенең иң яхшы спортчылары, командалары, судьялары һәм тренерлары алачак.