14 апрельдә 80нче яшендә Совет һәм Россия спортчысы, фехтовкалау буенча РСФСР һәм СССРның атказанган тренеры Владимир Васильевич Житлов вафат булды.
Владимир Житлов 1974 елдан 1979 елга кадәр Фехтовкалау буенча ил җыелма командасының (хатын-кызлар рапира) өлкән тренеры була, барлыгы 1973 елдан алып 1990 елга кадәр җыелма команда тренеры булып эшли. Аның җитәкчелегендә СССРның атказанган спорт осталары, Олимпия чемпионнары Валентина Никонова, Ольга Князева, Наилә Гыйләҗева, шулай ук халыкара класслы спорт мастеры, дөнья чемпионы Ольга Вощакина спорт әзерлеге узды.
Владимир Житловның «тренер копилкасы» нда 3 алтын һәм 1 көмеш олимпия медале, 16 алтын, 4 көмеш, 3 бронза Дөнья чемпионатлары медальләре, 32 алтын, 15 көмеш, 12 бронза медаль, дәрәҗәле халыкара турнирларда, Бөтендөнья Универсиадаларында, дөнья, Европа, СССР Кубокларында күп санлы җиңүләр.
Педагогика фәннәре кандидаты, «РСФСРның һәм СССРның атказанган тренеры», «РСФСРның Атказанган физик культура хезмәткәре», «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исемнәренә лаек була, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Казан шәһәренең Мактаулы гражданины.
Үзенең тренер эшчәнлеге вакытында фехтование һәм гомумән Татарстан Республикасында спортны үстерүгә зур өлеш кертте.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы Владимир Васильевич туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.