16 апрельдә Татарстан башкаласында СССРның һәм РСФСРның атказанган тренеры, РСФСР һәм Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре, Казан шәһәренең Мактаулы гражданины, СССР, Россия һәм Татарстанның Мактаулы динамолы Владимир Васильевич Житлов белән хушлаштылар. «Динамо»спорт комплексында траур панихид узды.
Күренекле тренер белән хушлашу чарасында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, Татарстан Республикасы «Динамо» советының элеккеге рәисе һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Рафаэль Могинов, Татарстан Республикасы «Динамо» ветераннар советы рәисе, атказанган спорт мастеры Александр Плюшкин, спорт оешмалары, мәктәп һәм клублар җитәкчеләре, фехтование һәм башка спорт төрләре ветераннары, әйдәп баручы тренерлар һәм спортчылар-динамолылар, журналистлар катнашты., Владимир Житловның туганнары һәм якыннары.
Владимир Васильевич Житлов 2019 елның 14 апрелендә 80нче яшендә вафат булды.
Владимир Житловның «тренер копилкасы» нда 3 алтын һәм 1 көмеш олимпия медале, 16 алтын, 4 көмеш, 3 бронза Дөнья чемпионатлары медальләре, 32 алтын, 15 көмеш, 12 бронза медаль, дәрәҗәле халыкара турнирларда, Бөтендөнья Универсиадаларында, дөнья, Европа, СССР Кубокларында күп санлы җиңүләр.
Владимир Васильевич Житловны Казанда, Архангельск зиратында бөтен хөрмәт белән җирләделәр.