Казанда Бадминтон буенча Россия Кубогы узачак

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Ярышларда Россия милли бадминтон федерациясе рейтингы лидерлары – 120дән артык спортчы катнашачак.

2-5 майда Казанда Бадминтон үзәге базасында (Оренбург тракты ур., 99) илнең әйдәп баручы бадминтончылары өчен төп стартларның берсе – Россия Кубогы узачак.

Ярышларда Россия милли бадминтон федерациясе рейтингы лидерлары – Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Самара, Саратов өлкәләре, Приморье крае һәм илнең башка төбәкләреннән 120 дән артык спортчы катнашачак. Ярышлар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда узачак.

Аның составында узган елгы Кубок җиңүчесе, Европа чемпионатының көмеш призеры Евгения Косецкая чыгыш ясаячак. Кубокның финал уеннары 5 майда 12 сәгатьтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International