Камил Магомедов «СОЮЗ-2019 – Җиңү варислары» җыенында катнашучылар өчен дзюдо буенча мастер-класс үткәрәчәк

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

Дзюдо буенча юниорлар җыелма командасы тренеры җыенның тренер-укытучылар составы белән очрашачак.

28 апрельдән 10 майга кадәр Казанда «СОЮЗ-2019 – Җиңү варислары» хәрби – спорт оешмалары һәм кадетлар корпусларының бөтенроссия яшьләр белем бирү җыены уза. Җыен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза һәм Россия Федерациясенең күп кенә федераль округларыннан 600дән артык катнашучы җыйды.

14-17 яшьлек балалар спорт ярышларында, хәрби-тактик уенда ярыша, кыр эшләрен башкара, күп кенә белем бирү мастер-классларында һәм мәктәпләрендә катнаша, Россия Геройлары, танылган спортчылар, мәдәният эшлеклеләре, кызыклы шәхесләр белән очраша, Россия төбәкләре һәм халыклары тормышы белән таныша.

2 майда җыенның кунагы-халыкара класслы спорт мастеры (дзюдо), Россия чемпионатлары призеры, Европа Кубогы иясе, халыкара класслы Россия спорт мастеры, полиция хезмәткәрләре арасында дөнья чемпионы (2012), дзюзо буенча Россия спорт җыелма командасы тренеры Камил Магомедов.  Ул Россиянең 32 регионыннан җыелган 600 катнашучы өчен мастер-класс үткәрәчәк, җыенның тренер-укытучылар составы белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International