Казанда шахмат буенча Россия Кубогы – Р. Г. Нәҗметдинов мемориалы старт алды

2019 елның 1 июне, шимбә

1 июньдә Казанда шахмат буенча Россия Балалар Кубогы этабы – Р. Г. Нәҗметдинов мемориалы старт алды. Ярышларда 32 төбәктән 428 спортчы катнаша.

Ярышларның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Татарстан Республикасы шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров, Рәшит Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Рөстәм Гарифуллин һәм ярышларның баш судьясы, халыкара арбитр Наталия Гончарова катнашты.

Турнирны ачу кысаларында Россия укучылары Спартакиадасында (ИФО этабында) алтын медальләр яулаган Татарстан Республикасы яшүсмерләр җыелма командасын хөрмәтләү, 2018/2019 уку елында балалары аерылып торган ата-аналарның рәхмәт хатлары белән бүләкләү, шулай ук ачык видеороликлар конкурсына йомгак ясау булды.

Турнир 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Уен турлары көн саен 10: 00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International