Татарстан Республикасы вәкиле Ольга Волынская яшүсмер кызлар арасында пауэрлифтинг буенча (троеборье классик) дөнья беренчелегендә «көмеш» яулады. Ярышлар 5-11 июнь көннәрендә Швециянең Хельсинборг шәһәрендә узды.
Ольга 43 кг авырлык категориясендә 270 кг нәтиҗә белән икенче урынны алды, спортчы белән О. А. Разжилин (Алабуга шәһәре) шөгыльләнә.