Владимир Леонов: «Казан 2020 елда БДБ илләренең I уеннарын кабул итәчәк»

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

26 июньдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец җитәкчелегендә Хөкүмәт комиссиясе утырышында Россиядә Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре Уеннары тарихында беренче тапкыр уздыру рәсми рәвештә расланды. Ярышлар 2020 елда Казанда узачак, үткәрү вакыты – 20-27 августта.

«БДБ илләре тарихында беренче тапкыр аларны берләштерүче шундый спорт ярышы узачак. Ярышларны уздыру инициативасы белән РФ спорт министрлыгы чыкты, ил Президенты Владимир Путинның тиешле күрсәтмәсе булды, шуннан соң ТР Спорт министрлыгы Федераль спорт ведомствосы белән берлектә Хөкүмәт комиссиясендә расланган проект әзерләнде.

Ярышлар Олимпия елында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак. Казанда БДБ илләренең барлык илләреннән көчле спортчылар тупларбыз дип ышанам.

Сайлау, әйтик, турыдан – туры күренеп торды-Казан Россиянең спорт башкаласы булып тора, безнең шәһәрдә ярышларны гамәлдәге инфраструктура базасында үткәрергә мөмкин. Бу спорт объектлары да, Универсиада Авылы да. Шулай ук «Казан Экспо»Халыкара күргәзмәләр үзәге кулланырга планлаштырабыз.

Хәзер вакыйгага планлы әзерлекне башлыйбыз. Казанда уздырганнан соң ул традицион булачак һәм БДБ илләрендә һәр 2 ел саен уздырыла», - дип белдерде ТР Спорт министры Владимир Леонов, Уеннарны үткәрү урыны буларак Казанны раслауны шәрехләп.

БДБ илләре уеннарында ярышлар хуҗаларыннан тыш, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина катнаша. Алардан тыш оештыру комитеты башка илләрне дә катнашырга чакыра ала.

Казан 2 меңнән артык спортчы һәм 600 рәсми зат кабул итәр дип көтелә.

19 спорт төре буенча ярышлар Татарстан башкаласының 11 объектында узачак. Турнирның спорт өлешен су спорт төрләре сарае, «Ак Барс» Көрәш сарае, пляж спорт төрләре Үзәге, «Мирас» спорт комплексы, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, «Казан Экспо» МКҮ, Спорт сарае һәм Үзәк стадион кабул итәчәк.

Спортчылар дзюдо, самбо, пляж волейболы, пляж гандбол, мини-футбол, бокс, Тһай бокс, шахмат, бию спорты, фехтование, каратэ, гер спорты, армрестлинг, мас-реслинг, спорт көрәше, билбау көрәше (көрәш), җиңел атлетика һәм баскетбол кебек спорт төрләрендә ярышачаклар.

Турнирны үткәрү кысаларында шулай ук «БДБ форумы – Спорт территориясе» эшлекле программасы, шулай ук киң мәдәни-күңел ачу программасы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International