Беренче узышчыларны бүген Чуаш республикасы чигендә каршы алдылар.
27 июньдә иртән Татарстан Республикасына «Ефәк юлы» халыкара раллиеның беренче катнашучылары килде. Яшел Үзән районы һәм Чуваш республикасы чигендә узышчыларны ТР Спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре һәм спорт сөючеләр каршы алды.
Татарстан кунакларына татар милли биюләрен күрсәттеләр һәм чәк – чәк белән сыйладылар, яхшы юллар һәм уңышлы узышлар теләделәр.
Республикада ралли кысаларындагы төп чараларны икенче тапкыр уздыру урыны Бөгелмә шәһәре булачак. Бүген биредә катнашучылар бивуак оештырылачак, мәдәни программа һәм шәһәр урамнары буенча катнашучылар парады узачак.
Бөгелмәдә мәдәни программа 16:00 сәгатьтә башланачак, ул техника йорты янындагы мәйданда 20:00гә кадәр дәвам итәчәк (М. Җәлил ур., 31). Спорт бәйрәме кунакларын концерт көтә, шулай ук барлык теләүчеләр өчен махсус фотозон эшләячәк, анда легендар ралли-рейд экипажлары белән фотога төшәргә мөмкин булачак.