Су полосы буенча Россия ир-атлар җыелма командасы Бөтендөнья җәйге Универсиадада төркем этабының беренче матчында Бөекбритания командасын җиңде. Ярышлар Италиянең Неаполь шәһәрендә уза.
«А» төркеме очрашуы исәбе белән тәмамланды 25:1 (5:0, 7:1, 7:0, 6:0). Британиялеләр капкасына биш тупны Татарстан вәкиле Эмиль Зиннуров кертте. Тагын бер татарстанлы Игорь Чирков та матчта катнашты. Ике уенчы да Казанның «Синтез» ватерполо клубы өчен чыгыш ясый.
Киләсе турда Россия командасы Франция җыелма командасына каршы уйнаячак, уен җирле вакыт буенча 3 июльдә 11:30 сәгатьтә узачак.
Шулай ук «А» төркемендә Көньяк Корея һәм АКШ җыелма командалары да бар. «В» төркемендә Хорватия, Италия, Венгрия, Япония һәм Австралия командалары чыгыш ясый.
2017 елгы Универсиадада Россия ир-атлар җыелма командасы, финалда Сербия командасына оттырды.