Су полосы буенча Россия ир-атлар җыелма командасы 2019 елгы Универсиадада икенче җиңү яулады

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

2019 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың икенче матчында су полосы буенча Россия студентлар ир-атлар җыелма командасы французларны тар-мар итте, 12 -4 (3-2, 2-1, 3-0, 4-1). Милли команда составында Татарстан вәкилләре, Казанның «Синтез» ватерполо клубы уенчылары-күчмә һөҗүмче Эмиль Зиннуров һәм капкачы Игорь Чирков чыгыш ясый.

Мөмкин булган 6 очко җыеп, Россия ватерполчылары ике старт уеннары нәтиҗәләре буенча «А» төркеме беренче урында бара. Милли команда 6 июльдә Корея җыелма командасына каршы үзенең чираттагы ярышын уздырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International