4 июльдә Неапольдә XXX җәйге Универсиада кысаларында Өстәл теннисы буенча команда турнирлары старт алды. Беренче матчта Россия ир – атлар җыелма командасы Германия студентларын 3:0 исәбе белән ышанычлы рәвештә җиңде.
Команда уңышына Татарстан вәкиле Сәъди Исмаилов саллы өлеш кертте, ул үз матчында Джанлук Волтерны ышанычлы җиңү яулады (11:5, 11:6, 11:6).
Алдагы этапның йомгаклау уенын россиялеләр 5 июльдә Эстония теннисчыларына каршы уздырачак. Башлана Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә.