5 июльдә Неапольда 2019 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында теннис турниры старт алды.
Ир-атлар арасында индивидуаль разрядта Татарстан вәкиле Тимур Кыямов чыгыш ясады. Финалның 1/32 өлешендә Тимур Чехиядән Матеж Восел белән очрашты. Ярым сәгатьлек матч нәтиҗәләре буенча Кыямов көндәшенә ике сетта оттырды – 7:5, 6:2-һәм шәхси беренчелектә көрәшне төгәлләде.
Тимур Кыямов башка россияле Иван Гахов белән бергә парлы разрядта катнашачак. 1/16 финалда аларга Украина дуэты Муравьев/Орлов белән очрашырга туры киләчәк.