Неапольдә XXX җәйге Универсиада кысаларында Өстәл теннисы буенча команда турнирлары дәвам итә. Төркем этабының йомгаклау матчында Россия ир – атлар җыелма командасы Эстония көндәшләрен 3:0 исәбе белән җиңде.
Команда уңышына Татарстан вәкиле Сәъди Исмаилов зур өлеш кертте, ул үз матчында Артем Хиискны өч геймда узган ярышта җиңеп, ышанычлы җиңү яулады (11:4, 11:4, 11:4).
Команда турниры медальләре 7 июльдә уйнатылачак.