Россия җыелма командасы волейболчылары Универсиада матчында Корея командасын җиңде

2019 елның 6 июле, шимбә

Россия җыелма командасы волейболчылары Неапольдәге Универсиадада төркем этабы матчында Корея командасын җиңделәр. Төркемнең шимбә уены россиялеләр җиңүе белән тәмамланды 3-0 (25:17, 25:22, 25:18).

Исегезгә төшерәбез, Универсиадада Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасының өч вәкиле – Алексей Кононов һәм Андрей Сумрачевский (икесе дә – «Зенит-Казан»), шулай ук «Академия-Казан»командасыннан Роман Пакшин бар.

Студентлар Уеннарында милли команда белән «Зенит-Казан» ның өлкән тренеры Алексей Вербов җитәкчелек итә. Универсиаданың старт матчында Россия командасы Португалия көндәшләрен 3:1 исәбе белән җиңде

Россия җыелма командасы старт матчларында ике җиңү яулады һәм киләсе уенны 7 июльдә Кытай командасына каршы үткәрәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International